news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Татарстан рәссамы Альфрид Шәймәрдановның күргәзмәсе ачылды

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов «Бәхет мәңгелеккә! Альфрид Шәймәрданов рәсемнәре» күргәзмәсен ачуда катнашты.

Екатеринбургта Татарстан рәссамы Альфрид Шәймәрдановның күргәзмәсе ачылды
https://tatur.tatarstan.ru

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Екатеринбургта Татарстан рәссамы Альфрид Шәймәрдановның «Бәхет мәңгелеккә! Альфрид Шәймәрданов рәсемнәре» күргәзмәсе ачылды. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов «Бәхет мәңгелеккә! Альфрид Шәймәрданов рәсемнәре» күргәзмәсен ачуда катнашты. Ул чарага килүчеләрне сәламләде һәм Екатеринбург рәсем сәнгате музеена, Альфрид Шәймәрдановка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Күргәзмә Казан белән Екатеринбург шәһәрләренең уртак проекты булып тора.

Казан рәссамы Альфрид Шәймәрданов халыкара фестивальләр һәм чит илләрдә күпсанлы шәхси күргәзмәләре аша Мәскәүдә генә түгел, ә Россиядән читтә дә танылган, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100