Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта Татарстан киносы көне узачак
14 октябрьдә Екатеринбургта Татарстан киносы көне узачак. Тамашачылар Урал Кино йортында танылган режиссер Илдар Ягафаровның фильмнарын карый алачак, дип хәбәр итә «Екатеринбург татарлары» телеграм-каналы.
Екатеринбург татарларына ике кинокартина тәкъдим ителәчәк:
17:00 сәгатьтә легендар татар теле дәреслеге – «Әлифба» китабын булдырган ирле-хатынлы педагоглар Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитованың язмышына багышланган «Әлифба» фильмының премьерасы була;
19:00 сәгатьтә Владимир Вдовиченков катнашында төшерелгән хыяллар һәм өметләр турындагы «Байгал» драмасы күрсәтелә.
Картиналарны тамашачыларга автор үзе тәкъдим итәчәк. Һәр сеанстан соң тамашачылар режиссёр белән фикер алыша алачак.
Чараның алып баручысы — этник кино белгече, кинокритик Сергей Анашкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз