news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта татарларда тамбур белән чигү сәнгатенә багышланган күргәзмә ачыла

Яңа күргәзмә Свердловск өлкәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татар мәдәнияте көннәрен үткәрү кысаларында эшли.

Екатеринбургта татарларда тамбур белән чигү сәнгатенә багышланган күргәзмә ачыла
Нацмузей РТ

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). 16 мартта Екатеринбургта татарларда тамбур белән чигү сәнгатенә багышланган күргәзмә ачыла. Татарстан Милли музее төбәкара күргәзмә оештыруда катнашты һәм экспонатлар тәкъдим итте. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа күргәзмә Свердловск өлкәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татар мәдәнияте көннәрен үткәрү кысаларында ачылачак. Күргәзмә Урта Урал Традицион халык мәдәнияте үзәгендә 26 апрельгә кадәр эшләячәк.

Тамбур белән чигү декоратив-гамәли сәнгатьнең иң популяр төрләреннән берсе санала һәм татарларда халык сәнгате һөнәрчелеге традицияләрен чагылдыра. Кызлар балачактан чигәргә өйрәнгән, ә кияүгә чыгу өчен бирнә һәм туй бүләкләре җыйган.

Чигелгән әйберләр татар йорты интерьерын бизәүдә мөһим роль уйнаган. Диварларга эленгән чуар сөлгеләр, чигүле җәймәләр һәм эскәтерләр, китап тартмалары һәм шәмаилләр үзгә бер атмосфера тудырган.

Экспозициядә «тамбур» техникасында эшләнгән әйберләр, шулай ук «Туран Арт» (Казан) халык сәнгате һөнәрчелеге предприятиесе һәм Казан Халык сәнгате һөнәрчелеге техникумы музее коллекцияләрендә саклана торган эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәгә килүчеләр шулай ук Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылы Милли мәдәни фонды коллекцияләрендә, Урта Урал (Екатеринбург) Традицион халык мәдәнияте үзәге фондларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана торган экспонатлар белән таныша алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100