news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачыла

29 гыйнварда Свердловск өлкәсенең Туган якны өйрәнү музеенда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы экспонатларыннан күргәзмә оештырыла.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 29 гыйнварда Свердловск өлкәсенең Туган якны өйрәнү музеенда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы экспонатларыннан «Татарларда кунакта» дигән күргәзмә ачыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарларда кунакта» экспозициясенә берничә халыкара арт-симпозиум нәтиҗәсендә барлыкка килгән 112 сынлы сәнгать әсәре һәм 68 декоратив-гамәли сәнгать әйбере кергән.

Күргәзмә татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында сөйли. Һәр экспонат традицион татар милли мәдәниятен чагылдыра.

Күргәзмәнең сәнгать әсәрләрендә татарларның борынгы туй йолалары тәкъдим ителгән: никах — өйләнү йолаларының берсе, кәләш сатып алу, кәләшне ир өенә озату. Шулай ук борынгы татар халык бәйрәме Сабантуйга багышланган картиналар да тәкъдим ителә.

Күргәзмәне декоратив паннолар, баш киемнәре, күн мозаикасы техникасында эшләнгән сумкалар, кулдан эшләнгән авторлык курчаклары һ.б. тулыландыра.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100