news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта татарча сөйләм клубы очрашуы узачак

Екатеринбургта татар телендә аралашырга һәм яңа дуслар табарга теләүчеләр өчен татарча сөйләм клубының чираттагы очрашуы була. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Екатеринбург татарлары» төркеме хәбәр итте.

Очрашу бүген, 4 сентябрьдә, 20:00 сәгатьтә башлана.

Чараны Екатеринбург шәһәре «Яшен» яшьләр оешмасы оештыра. Теләге булган һәркем татар телле мохиттә аралашырга, тел белемнәрен камилләштерергә һәм дусларча мөхиттә вакыт үткәрергә килә ала.

Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «Екатеринбург татарлары» төркеме

news_right_1
news_right_2
news_bot