news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта гармун кичәсе узачак

Екатеринбургта гармун кичәсе узачак
Фото: © «Татар-информ»

Екатеринбургта халык мәдәниятен, милли сәнгатьне һәм җанлы музыканы яратучылар өчен бәйрәм чарасы — Татарча гармун кичәсе оештырыла. Матур гадәткә әйләнгән очрашуга халык моңнарына битараф булмаган барлык кунаклар чакырыла. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Екатеринбург татарлары» төркеме хәбәр итә.

Программада:

  • Тарихи сәхифә: Татар гармунының килеп чыгуы, аның милли иҗаттагы урыны һәм тарихы турында кызыклы мәгълүмат;
  • Җанлы музыка: Гармун көйләренә таныш һәм барысы да яраткан халык җырлары;
  • Уртак сәхнә: Җырларга яки биергә яратучылар өчен ачык мәйданчык.

Кичә 30 октябрьдә 19:30 сәгатьтә башлана.

Милли моңнарыбызны яңартып, гармун тавышына кушылып җырларга һәм ял итәргә теләүчеләрне көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot