news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта татар телен укучы балалар «Башваткыч»та көч сынашачак

«Татарлар якташлыгы» җәмгыяте рәисе Эльвина Корбанова сүзләренчә, уен рәвешендә үткәрелә торган белем бирү программалары татар телен өйрәнергә ярдәм итә.

Екатеринбургта татар телен укучы балалар «Башваткыч»та көч сынашачак
Владимир Васильев

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Екатеринбургта яшәүче татар балалары һәм аларның әти-әниләре «Башваткыч» уенында катнашып, татар теле белемен камилләштерәчәк. Уен 24 ноябрь көнне Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге бинасында узачак. Бу хакта «Татар-информ»га Екатеринбургның «Татарлар якташлыгы» җәмгыяте рәисе Эльвина Корбанова хәбәр итте.

Екатеринбургта балаларга татар телен укыту курслары эшли. Алар сентябрьдә башлана һәм уку елы тәмамланганчы дәвам итә. Дәресләр Татарстан вәкиллеге бинасында ял көннәрендә үткәрелә. Балалар ике төркемгә бүленеп шөгыльләнә — 3-7 һәм 8-14 яшьлекләр. Аларга ике укытучы белем бирә, дип сөйләде Эльвина Корбанова.

Аның фикеренчә, татар теле белемен камилләштерү, дәресләрдә туплаган белемне ныгыту өчен уен рәвешендәге белем бирү программалары ярдәм итә. Шуңа күрә бу атнада балалар беренче тапкыр «Башваткыч» ярышында катнашып, белемнәрен сынап карыячак.

Татар теле дәресләренә якынча 20ләп бала йөри. «Башваткыч» ярышында катнашырга теләгән һәркемне чакырабыз, ди Эльвина. Сораулар татар мәдәнияте, теле, тарихы, әкиятләре һәм мәзәкләренә багышланачак. Балалар командаларга бүленеп ярышачак.

Киләсе атналарда «Татарлар якташлыгы» вәкилләре кечкенә балалар өчен татарча Яңа ел бәйрәме, ә өлкәнрәкләргә Екатеринбургның Татар бистәсе буенча квест-уен оештырырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100