news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта татар теле курсын узгач, таныклыкка телне үзләштерү дәрәҗәсе язылачак

Татар теле дәресләре Каюм Насыйри институтында шимбә көннәрдә була.

Екатеринбургта татар теле курсын узгач, таныклыкка телне үзләштерү дәрәҗәсе язылачак
https://tatur.tatarstan.ru/

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Екатеринбургта татар теленнән түләүсез курсны тәмамлаучыларга телне үзләштерү дәрәҗәсе язылган таныклык бирәчәкләр. Бу турыда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Татар теле дәресләре Каюм Насыйри институтының фәнни-мәдәни үзәгендә һәр шимбә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр үткәрелә. Курс 19 сентябрьдә башланган.

Дәресләргә килгәндә бахиллы һәм битлек кию мәҗбүри, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot