news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта татар теле курслары яңадан үткәрелә башлады

Екатеринбургта 15 сентябрьдән татар теле курслары яңадан үткәрелә башлады. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бушлай курслар Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә була, анда теләгән һәркем килә ала.. Курсларның оештыру җыелышына Екатеринбург, Ревда һәм Первоуральскидан кырыкка якын кеше килде.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов аларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. «Рус телле Екатеринбург шәһәрендә татар телен белү – эксклюзив ул. Татар телен өйрәнү кыен түгел – ул конструктор кебек мантыйкка нигезләнгән», - диде Хәйдәр Гыйльфанов. Ул барлык тыңлаучыларга туган телне өйрәнүдә уңышлар теләде.

Татар теле курсларын үзәк методисты Алинә Дамир кызы үткәрә. Дәресләр һәр якшәмбе була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100