Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта татар теле курслары тәмамланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә сентябрьдән башлап Екатеринбург шәһәрендәге «Каюм Насыйри институты» фәнни-белем бирү үзәге тарафыннан барлык теләүчеләр өчен бушлай татар теле курслары уздырылды. Әлеге курслар Урал башкаласында татар мәдәниятен үстерү, тел мирасын саклау һәм милләтара элемтәләрне ныгыту максатыннан оештырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Курсларны «Каюм Насыйри институты» фәнни-белем бирү үзәге укытучы-методисты, филолог-тәрҗемәче Алинә Имадиева алып барды. Уку барышында студентлар татар халкының бай тарихы, әдәбияты һәм традицияләре белән танышу, үзләренең тел күнекмәләрен яхшырту һәм дөньяга карашын киңәйтү мөмкинлегенә ия булды.
«Бу уку елы төрле вакыйгаларга бай булды. Үзәктә телне өйрәнеп кенә калмадылар, «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясендә, татар теленә багышланган викторинада да катнаштылар, Укытучылар көне, Яңа ел чаралары, Тукай һәм Җәлил укулары оештырдылар, татар галиме Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган тарихи реконструкция дәресе үткәрелде», – ди укытучы.
Йомгаклау дәресе 2025 елның 25 маенда булды. Ике төркем уен формасында «билетлар буенча имтихан» тапшырды. Билет алып, андагы сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Кемгәдер Милли китапханә, кемгәдер өчпочмак өчен ингредиентлар турында билет эләкте, ә кемгәдер бүлмәдәге коңгырт һәм зәңгәр күзле кешеләрне санарга кирәк иде. Уку процессы азагында укучылар татар телен, әдәбиятын саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән чараларда актив катнашканнары өчен Казан федераль университетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, катнашучылар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашты, кызыклы дәресләре өчен укытучыга рәхмәт белдерделәр, диелә хәбәрдә.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов имзалаган исемле сертификатлар тапшыру тантанасыннан соң күпләр түләүсез татар теле курсларына йөрү мөмкинлеге биргән өчен университетка рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен сүз сорады. Барысы да дәресләрне 2026 елда дәвам иттерергә кирәклеген әйтте, беркемнең дә аерылышасы килмәде. Курсларның нәтиҗәсе буларак укучыларның күпсанлы армиясенә татар телен өйрәнүне дәвам итәргә теләгән укучылар өстәлде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз