news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта татар өе ачылды

Екатеринбургтагы «Агафуровлар йорты» музей клубында яңа экспозиция – «Татар өе» ачылды. Ул XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Урал халыкларының көнкүрешенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган «Урал тау-завод өе» проектының дәвамы булды. Элегрәк әлеге проект кысаларында биредә рус өе тәкъдим ителгән иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар өенең бизәлешен музей хезмәткәрләре һәм волонтёрлар бергәләп булдырган. Өч ай дәвамында алар үз куллары белән пәрдәләр, мендәр тышлыклары, ашъяулыклар һәм татар милли традицияләренә хас башка тукыма әйберләрен чиккән. Музейның даими кунаклары да «Татар өен бизик» акциясе кысаларында бу эшкә кушылган.

Ачылу тантанасы «Урал тау-завод җырлары» концерты белән үрелеп барган. Ансамбль «Погодушка» чыгыш ясаган, ә «Виконт» борынгы биюләрне өйрәнү клубы кунакларга тарихи бию дәресе тәкъдим иткән.

Шулай ук килүчеләр «Урал халыклары. Көнкүреш һәм традицион тукымалар» экспозициясе белән таныша алган. Анда төбәкнең төрле халыкларына хас киемнәр, көнкүреш әйберләре һәм халык иҗаты үрнәкләре тәкъдим ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot