news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта «Татар моңы» конкурсына сайлап алу туры уза

«Урал Сандугачы» бәйгесе «Татар моңы» конкурсына сайлап алу туры булып санала.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). 30-31 март көннәрендә Екатеринбург каласында «Урал сандугачы»н сайлаячаклар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге милли мәдәниятне үстерү, сәләтле яшьләрне барлау, иҗади элемтәләр урнаштыру максатыннан уздырыла. Катнашуга Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән катнашучыларны чакыра.

Бәйгедә катнашучыларны 3 яшь категориясенә бүлеп бәяләячәкләр: 15 яшькә кадәр, 15-36 яшьлекләр һәм 36 яшьтән олыраклар.

Алар ялгыз җырлау, вокаль ансамбль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр, инструменталь башкару номинацияләрендә көч сынаша. Башкару жанры чикләнмәгән.

15 яшькә кадәрге катнашучылар — 2 җыр башкарырга, ә өлкәнрәк катнашучылар 3 җыр башкарырга тиешле.

«Урал Сандугачы» бәйгесе «Татар моңы» конкурсына сайлап алу туры булып санала. 

news_right_1
news_right_2
news_bot