news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта Татар милли мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачылды

Күргәзмәдә Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы фондыннан барлыгы 161 экспонат тәкъдим ителгән.

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы экспонатларын Екатеринбург халкына тәкъдим итәләр. Биредә "Татар милли мәдәниятенең күп төсләре" исемле күргәзмә ачылган. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Яшен" оешмасы хәбәр итә. 
 
Күргәзмәдә милли өс һәм аяк киемнәре, интерьер предметлары, милли бизәкләр белән эшләнелгән күн мендәрләр, чигелгән һәм бәйләнгән әйберләр белән танышырга мөмкин. Фондтан барлыгы 161 әйбер тәкъдим ителә. 
 
Экспозиция татар рәссамнарының 60 арт-проекты белән тулыландырылган. 
 
Күргәзмә 22 сентябрьгә кадәр эшләячәк, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot