news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медальләре тапшырылды

«Безнең субъектларыбыз һәрвакытта да тыгыз хезмәттәшлек итә», — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Екатеринбургта «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медальләре тапшырылды
http://tatar-congress.org

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендәге Халык иҗаты сараенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларны йомгаклау тантанасы булды. Кичәдә «Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара Берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медальләре дә тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бүләккә Красноуфимск шәһәр округының Мәдәният һәм ял үзәге Татар халык театры коллективы режиссеры Мәүлидә Әхтәмова, Әртә шәһәр округы Әҗегол урта белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дамир Каюмов, Свердловск Попечительләр шурасы рәисе, иганәче Олег Хәбибуллин лаек булды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тамашачыларны сәламләде, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашевка, вице-губернатор Сергей Бидонькога, чараларны оештыручыларга, милләттәшләребезгә рәхмәт әйтте, киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итү теләген белдерде.

«Безнең субъектларыбыз һәрвакытта да тыгыз хезмәттәшлек итә, Свердловск өлкәсе безгә һәрдаим булышлык күрсәтә», — дип искәртте Милли Шура рәисе.

Ул ТАССРның 100 еллыгы зурлап уздырылуын искәртте. «Бүгенге чара да юбилей датасын йомгаклау кысаларында үтә. Татарстанда 100 еллык уңаеннан 14 мең чара оештырылды. Аларда 9 миллионнан артык кеше катнашты. Иң зур вакыйгаларның берсе — Казанда август аенда узган Милләт җыены. Анда Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча әзерләнгән „Татарлар; Гамәл Стратегиясе“ кабул ителде», — диде Васил Шәйхразиев.

Екатеринбург шәһәрендә узган тантаналы чарада милләттәшләребез алдында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Свердловск өлкәсенең танылган җырчылары, бию коллективлары чыгыш ясады. Кунакларны Свердловск өлкәсе вице-губернаторы Сергей Бидонько да сәламләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100