Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта Татар мәдәнияте көне узачак
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Екатеринбург шәһәрендә Татар мәдәнияте көне узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Бәйрәм 24 августта, 14:00 сәгатьтә, Екатеринбург шәһәренең «Эльмашевский» паркында була.
Чарада бәйрәм концерты була. Свердловск өлкәсе иҗат коллективлары һәм Татарстанның популяр артистлары чыгышы көтелә.
Интерактив зонада халык һөнәрләре мастер-класслары, викториналар үткәреләчәк.
Балалар мәйданчыгында күңелле уеннар, татар мәдәниятенә багышланган бәйгеләр, күңел ачулар көтелә.
Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз