Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта Татар мәдәнияте фестивале узачак
Екатеринбургта Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Веер Молл» сәүдә үзәгендә Татар мәдәнияте фестивале узачак. Чара 6 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә башланачак һәм татар мәдәнияте вәкилләрен, шулай ук илебезнең күпмилләтле мирасы белән танышырга теләүчеләрне җыячак. Бу хакта Татарстан Республикасынын Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итте.
Фестиваль Татарстан Республикасы дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгышы белән ачылачак, алар тамашачыларга онытылмаслык музыка һәм бию номерлары бүләк итәчәк. Моннан тыш, сәхнәдә Свердловск өлкәсе, Екатеринбург һәм Чиләбе өлкәсенең иң яхшы коллективлары чыгыш ясаячак һәм татар милли гореф-гадәтләрен күрсәтәчәк.
Фестиваль программасында кунакларга татар сәнгать дөньясы белән танышу өчен мастер-класслар әзерләнгән. Балалар һәм өлкәннәр өчен интерактив зоналар оештырылачак, анда һәркем милли уеннарда һәм биюләрдә үз көнен сынап карый алачак.
Шулай ук барлык килүчеләр дә тәмле татар чәе белән сыйлана алачак. Фестивальдә милли атрибутлар белән фотозона да эшләячәк, анда һәркем бу истәлекле чарадан матур фотосурәтләр ясый алачак.
Уралда Татар мәдәнияте фестивален үткәрү халыклар дуслыгын ныгытуда һәм үзара аңлашуга ирешүдә зур әһәмияткә ия. Мәдәни төрлелек мөһим урын алып торган хәзерге дөньяда мондый чаралар уникаль гореф-гадәтләрне киләсе буыннарга җиткерергә ярдәм итә.
Фестиваль дуслык һәм бердәмлек мәйданчыгы булыр, һәркем үзен зур һәм тату гаиләнең бер өлеше итеп хис итәр, дип ышанабыз, ди оештыручылар.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз