Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта татар йортын бизәргә чакыралар
Екатеринбургтагы «Агафуровлар йорты» музей клубы барлык теләүчеләрне «Татар йорты» яңа иҗат киңлеге өчен текстиль декор ясауга кушылырга чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
15 август
11:00-16:00 – тамбур чигү һәм текстиль буенча оста Эльвира Ярмөхәммәдовадан бушлай мастер-класс. Акциядә катнашу өчен 13:00 сәгатьтән дә соңга калмыйча килергә кирәк.
16:00 – акциядә катнашучылар өчен борынгы «татар» кварталы буйлап җәяүле экскурсия. Экскурсия Камалетдин Агафуров йортында йортны реставрацияләүгә багышланган экспозициядән башлана. Зәйнетдин Агафуровның күрше йортында, пыялалы верандада дәвам итәчәк.
Экскурсия җиләк-җимеш бакчачылыгы тарихы музеенда төгәлләнәчәк, анда кунаклар бакча тарихы белән танышачаклар, Урал алмасыннан авыз итәчәкләр.
20 август
16:00-19:00 – Эльвира Ярмөхәммәдованың тамбурдан чигү буенча бушлай мастер-классын дәвам итү һәм эшләрне тәмамлау.
19: 00 – «Агафуровларның галантерея тарихы» тематик экспонатларын карау белән бушлай лекция.
Катнашу өчен сылтама аша теркәлү сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз