news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта татар биюләрен башкаручылар арасында «Шома бас» бәйгесе була

«Мондый масштабтагы бәйге Россиядә түгел, хәтта Татарстанда да юк», - ди жюри рәисе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Хореография коллективларын Екатеринбургта узачак «Шома бас» татар биюләрен башкаручыларның төбәкара ачык бәйгесендә катнашырга чакыралар. Гран-при иясенә татар милли кимнәре тектерү өчен 150 000 мең сумга сертификат тапшырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Чара Татарстанның һәм Свердловск өлкәсенең Мәдәният министрлыклары, Свердловск өлкәсенең Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыклары ярдәме белән уздырыла. Бәйгедә катнашучыларны профессиональ һәм мәртәбәле жюри бәяләячәк. Аның составында Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре бар.

«Татар биюләрен башкаручыларның мондый масштабтагы бәйгесе Россиядә генә түгел, хәтта Татарстанда да юк. Шуңа күрә Екатеринбургтагы „Шома бас“ татар биюләрен башкаручылар бәйгесе алга таба яшәргә генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдә булырга хокуклы», — диде жюри рәисе, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.

Бәйге ике этапта уздырыла һәм үз эченә конкурс турларын ала. Бәйгенең беренче сайлап алу туры видеоматериаллар буенча уздырыла. Бәйгедә катнашу өчен аларны 8 ноябрьгә кадәр оештыру комитеты почтасына (3714319@mail.ru) юлларга кирәк.

Беренче турдан узган коллектив җитәкчеләренә икенче турда катнашырга чакыру җибәреләчәк. Ул 21-22 ноябрьдә Екатеринбургта узачак. «Иҗади лаборатория» дип аталган икенче турда бәйгенең видеоматериаллары карала, жюри әгъзалары бәйге эшләрен җентекләп тикшерә, татар биюләре элементлары буенча мастер-класслар, бүләкләү тантанасы була, бәйгенең иң яхшы номерлары күрсәтелә.

Икенче тур фестивальнең оештыру комитетыннан чакыру алган коллективлар арасында уздырыла, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100