news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Татар бистәсе барлыкка киләчәк

Екатеринбургта сәүдәгәр Агафуровларга һәйкәл ачылачак.

Екатеринбургта Татар бистәсе барлыкка киләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында Екатеринбургта Татар бистәсе барлыкка киләчәге әйтелде.

14 ноябрь Казанның «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында «Екатеринбургта Татар бистәсе: проектның барлыкка килү тарихы» лекциясе булды. Лектор — «Екатеринбург татар бистәсе» проекты җитәкчесе, Ural.tatar порталы редакторы Илдар Хәбибуллин.

«2023 елда Екатеринбургның 300 еллыгына Татар бистәсен булдырырга телибез», - диде Илдар Хәбибуллин. Ул әлеге бистәгә керәчәк Миллер йорты турында сөйләде.

«Йорт 19 гасырда төзелгән, 20 гасырның 20нче елларында ул татар-башкорт җәмәгатьчелегенә тапшырылган. Сугыштан соң анда коммуналь торак булган. Егерме елга якын ул шулай җимерелеп торган. Без хәзер ул йортка тотындык. Аны я татар, я мөселман үзәге итеп ачарга теләк бар. Аны һәр теләгән кешегә ачык пространство итеп ясыйсы килә», — диде ул.

Әлеге бина янында сәүдәгәр Агафуровлар йорты урнашкан. Илдар Хәбибуллин әйтүенчә, Екатеринбургта Агафуровларга һәйкәл ачылачак.

Шулай ук Илдар Хәбибуллин Екатеринбургта Печән базарының аналогын «Урал.татар фест» чарасын оештырырга теләвен һәм башка шәһәр вәкилләре белән берлектә Dista.tatar федераль сайтын ачарга планлаштырганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100