Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Екатеринбургта Татар ашлары көне була
Татар ашлары көне 28 февральдә «Сабантуй» кафесында оештырыла.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). 28 февральдә Свердловск өлкәсендә традицион татар ашлары көне була. Әлеге чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла һәм танылган татар ашлары остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.
16 гыйнварда Свердловск өлкәсенең Даими вәкиллеге бинасында әлеге чараның оештыру киңәшмәсе узды. Эшче төркем утырышы барышында Татар ашлары көнен үткәрү планы, программа һәм катнашучылар составы турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле вазифаларын башкаручы Сафиуллина Ф.А., Свердловск өлкәсенең АПК һәм азык-төлек министрлыгы, Свердловск өлкәсенең гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыгы, Свердловск өлкәсенең Кулинарлар ассоциациясе вәкилләре һәм башкалар катнашты, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз