Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта үтәчәк I Халыкара Евразия фестивале дөньяның 10 иленнән 500 музыкантны үзенә җыячак
Свердлау филармониясе үзенең 75 еллыгын халыкара дәрәҗәдә үткәрмәкче
(Екатеринбург, 25 август, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Урта Урал башкаласында 6-24 сентябрь көннәрендә I Халыкара Евразия фестивале оештыру планлаштырыла. Ул Свердлау филармониясенең 75 еллыгы чикләрендә үтәчәк.
Екатеринбург халыкара фестивальне оештыру буенча дәүләт ярдәмен алды да инде. “Безгә киң масштаблы иҗади проектны тормышка ашырырга мөмкинлек бирүләренә без бик шатбыз. Ул төбәкнең мәдәни бренды булачак”, - дип белдерде Свердлау филармониясе директорының беренче урынбасары Рөстәм Хәсәнов.
Оештырылачак 13 концертта дөньяның 10 иленнән 500гә якын музыкант, 5 оркестр, 5 дирижер катнашырга тиеш. Фестиваль программасында хор катнашлыгындагы камера, симфония концертлары. Һәрчак оркестр белән чыгыш ясаучы Юрий Башмет беренче тапкыр камера форматында чыгышын күрсәтәчәк.
Фестивальнең Head-лайнеры – филармониянең төп коллективы, баш дирижер Дмитрий Лисс җитәкчелегендәге Урал академия филармония оркестры.
Екатеринбургта үтәчәк фестивальдә дөньяның таныклы музыкантлары, шул исәптән Денис Мацуев, Саяка Седжи, Фредерик Кемпф, Алена Баева концерт куячак. Филармониядә фортепиано, скрипка, бормардо, флейта, блок-флейта, шалмей, виола, крумхорн, раушпфайф, бас, орган, клавесин, виолончель кебек инструментлар тавышларын ишетергә мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз