Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта үтәчәк федераль Сабантуйга әзерлек финиш сызыгына якынлаша
“Локомотив” стадионында яңа йолдыз кабыначак – “Сабантуй планетасы - Екатеринбург”
(Екатеринбург, 24 июнь, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Екатеринбургта үтәчәк федераль Сабантуйга әзерлек финиш сызыгына якынлаша. Бу турыда бәйрәмгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында Свердлау өлкәсенең мәдәният һәм туризм министры Алексей Бадаев сөйләде.
Алексей Бадаев үз чыгышында, Урта Урал башкаласында июль ае башларында үтүче федераль Сабантуйга әзерлек штат режимында бара, һәм өлкә Россиянең 60 төбәгеннән килүче 1,5 мең кунакны каршы алырга әзер, дип белдерде. “Бүгенге көндә шәһәрнең кунакханәләре белән килешүләр төзелде, “Локомотив” стадионына якын территорияләрне төзекләндерү эшләре тәмамланды, автмобильләр кую, туклану урынннары билгеләнде. Якын көннәрдә стадионда бизәү эшләре, сәхнә мәйданнарын монтажлау эшләре башланачак”, - диде Алексей Бадаев.
Бәйрәмне рәсми ачу тантанасында 5 мең тамашачы катнашыр, Сабантуй чараларын барлыгы төбәкнең һәм өлкәнең 50 мең кешесе караячак, дип планлаштырыла. Бәйрәм программасы 11 сәгатьтә башланырга тиеш.
Федераль Сабантуйның төп темасы булып, кешенең Җиһанга очуының 50 еллыгы торачак. “Локомотив” стадионында яңа йолдыз кабыначак – “Сабантуй планетасы - Екатеринбург”, ә ак аттагы җайдак һәм Сабантуй флагын күтәрү - милли кыйммәтләрне һәм йолаларны саклауны аңлатачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз