Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта сыйфатлы һәм очсыз отельләр җитешми
Урта Урал кунакханәләрендә тәүлегенә уртача яшәү хакы – 2,5 меңнән алып 4,2 мең сумга кадәр
(Екатеринбург, 25 август, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Шәһәр администрациясенең халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комитетының рәисе Максим Афанасьевның әйтүенә караганда, Екатеринбургта кунакханә бизнесының төп проблемасы булып, кунакханәләрдә сыйфатлы урыннар һәм квалификацияле кадрларның җитешмәве, шулай ук номерларның артык кыйммәт булуы тора. Бүгенге көндә шәһәрдә 7800 урынлы 98 урнаштыру чарасы бар. Өстәмә урнаштыру кунакханәләрендә тәүлегенә уртача яшәү хакы 2434 сум булса, кечкенә кунакханәләрдә - 3384, отельләрдә - 4286 сум. Шул ук вакытта кунакханәләр 60 процентка кадәр генә тулыландырыла.
“Екатеринбургта категориясе 2-3 йолдыз булган отельләр саны җитми. 2020 елга кадәр “Еактеринбург кунакханәләре” стратегик проекты буенча 25 кунакханә төзелү көтелә, аларның 10 сы алда әйтелгән категорияле булачак. Урыннар отельләрдә 11 меңгә кадәр артачак. 2011 елга 5 кунакханәне файдалануга тапшыру көтелә”, - дип сөйләде Максим Афанасьев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз