news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта стендка ату буенча Россия Кубогының 7 нче этабы старт алды

Татарстан Республикасы җыелмасын 33 спортчы һәм 2 тренер составында зур делегация тәкъдим итәчәк.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә Екатеринбургта стендка ату буенча Россия Кубогының 7 нче этабы старт алды. Аның кысаларында укчылар арасында 3 олимпия күнегүендә 5 бүләк комплекты уйнатылачак.

Татарстан Республикасы җыелмасын 33 спортчы һәм 2 тренер составында зур делегация тәкъдим итәчәк.

ТР җыелмасының стендка ату буенча баш тренеры, ТР пуля һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин сүзләренә караганда, Татарстан делегациясе вәкилләренең күпчелеге – юниорлар, алар өчен Россия Кубогы этапларында катнашу аеруча мөһим.

“Укчы гына түгел, теләсә нинди спортчы, осталыгында ярышлардан башка үсеш ала алмый, - ди Демин. – Мондый бөтенроссия турниры юниорларга кирәкле тәҗрибә алырга, шулай ук спорттагы исемен күтәрергә мөмкинлек бирә”.

Шулай ук федерация җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бөтенроссия турнирларына болай күмәкләшеп баруга ТР Хөкүмәте бүләге дә мөмкинлек бирде: балалар 45 урынга исәпләнгән ике автобуста бара. Автобуслар Стендка ату буенча олимпия резервының республика махсус балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә “Универсиада мирасы” программасы кысаларында 2014 нче елның апрелендә тапшырылган.

Бу хакта ТР стендка ату федерациясе пресс-атташесы Ольга Камардина хәбәр итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100