Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Екатеринбургта «Шома бас» Халыкара татар биюләрен башкаручылар бәйгесе узачак
11-12 ноябрьдә Екатеринбургта «Шома бас» Халыкара татар биюләрен башкаручылар бәйгесе узачак. Чара Татарстан һәм Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сарае ярдәмендә үткәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгенең оештыручылары - Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм «Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы (Урал татарлары)» төбәк иҗтимагый оешмасы.
Конкурсны үткәрү татар халкының бию мирасына карата кызыксынуны арттыру һәм перспективалы иҗат коллективларының иҗади эшчәнлеге өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Жюри рәисе – Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы орденлы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Төрки дөньяның Алтын медале иясе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов. Конкурсның Гран-при иясенә татар милли сәхнә киемнәре тегү өчен 100 000 сумлык сертификат тапшырылачак.
Бәйгедә катнашу өчен документларны 2023 елның 3 ноябреннән дә соңга калмыйча 3714319@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Конкурсның кураторы – Татарстанның Даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз