Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Екатеринбургта «Шома бас» VIII татар биюен башкаручылар төбәкара конкурсы узды
9 ноябрьдә Екатеринбургта «Шома бас» VIII татар биюен башкаручылар төбәкара бәйгесе узды. Быел конкурста Россиянең 11 төбәгеннән 550 биюче катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
Конкурс программасыннан соң мастер-класс үткәрелде. Шулай ук жюри әгъзалары катнашучылар белән аралашты, киңәшләр бирде. Катнашучылар исә теләкләрен һәм тәкъдимнәрен әйтә алды. Мондый форматта аралашу конкурс үткәрелә башлаган беренче еллардан бирле гамәлгә ашырыла. Бу конкурс дәрәҗәсен үстерергә мөмкинлек бирә.
Бию сәнгате осталарының иҗат лабораторияләрен Урал бию марафонында катнашкан меңләгән кеше узды. Аларның кайберләре татар халык бию сәнгатен бүгенге көндә дә саклый һәм үстерә икән, димәк «Шома бас» проектын оештыручыларның эше юкка булмаган.
10 ноябрьдә гала-концертта «Шома Бас – 2024» фестивале җиңүчеләренең финал чыгышлары булды. М.В.Лавров исемендәге зур концертлар залы тамашачылар белән тулы иде. Гала-концертны интернетта онлайн-трансляцияләү оештырылды. 11 ноябрьгә трансляция 5965 карау җыйды.
Номинацияләрдә җиңүчеләр өчен смартфоннар, пар генераторлары, телевизорлар һәм башка кыйммәтле бүләкләр сатып алынды. Төп бүләк – татар сәхнә костюмнары тектерү өчен 200 мең сумлык сертификатны исә Башкортстанның атказанган халык иҗаты коллективы, Уфа «Бәйрәм» халык бию ансамбленә тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз