news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта ​«Шома бас» татар биюе конкурсы гала-концерты узачак

Екатеринбургта ​«Шома бас» татар биюе конкурсы гала-концерты узачак
Фото: © «Татар-информ»

1 ноябрьдә 16:00 сәгатьтә Екатеринбургта «Шома бас» X юбилей бөтенроссия татар биюе конкурсының гала-концерты узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итте.

Свердловск дәүләт өлкә халык иҗаты үзәгенең зур залында иң оста биючеләр – бәйге җиңүчеләре чыгыш ясаячак. Тамашачылар матур милли киемнәр, дәртле көйләр һәм татар биюенең матурлыгы белән ләззәтләнә алачак.

Концертның махсус кунаклары:

  • Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов;
  • Татарстанның халык артистлары — «Фәридә һәм Алсу» дуеты.

Кичә алып баручылары: Айзилә Батырханова һәм Данис Хисмәтуллин.

Концертта катнашу бушлай.

news_right_1
news_right_2
news_bot