news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта «Шома бас» татар биюләре бәйгесендә җиңүчегә 150 мең сум биреләчәк

Конкурста Свердловск, Оренбург, Пенза, Чиләбе, Төмән, Кемерово, Киров, Самара өлкәләреннән, Татарстан һәм Башкортстан Республикаларыннан, Коми, Карелия, Пермь крае һәм Ханты-Манси автономияле округыннан 706 кеше катнашачак.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Хореография коллективларын Екатеринбургта узачак «Шома бас» татар биюләрен башкаручыларның төбәкара ачык бәйгесендә катнашырга чакыралар. Гран-при иясенә татар милли кимнәре тектерү өчен 150 000 мең сумга сертификат тапшырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Чара Татарстанның һәм Свердловск өлкәсенең Мәдәният министрлыклары, Свердловск өлкәсенең Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыклары ярдәме белән уздырыла. Бәйгедә катнашучыларны профессиональ һәм мәртәбәле жюри бәяләячәк. Аның составында Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре бар.

Конкурста Свердловск, Оренбург, Пенза, Чиләбе, Төмән, Кемерово, Киров, Самара өлкәләреннән, Татарстан һәм Башкортстан Республикаларыннан, Коми, Карелия, Пермь крае һәм Ханты-Манси автономияле округыннан 706 кеше катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot