news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта сәүдә үзәгендә янгыннан 500 кешене эвакуацияләгәннәр

Янгын бүген иртән чыккан.

(Казан, 26 август, "Татар-информ"). Екатеринбургта “Гринвич” сәүдә үзәгендә янгын чыгып 500гә якын кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәкара идарәсенә сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә.

“Бүген иртән Екатеринбургның 8 март урамында урнашкан “Гринвич” сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгын аркасында 500гә якын кешене эвакуацияләгәннәр. Автомат пожар сингализациясе һәм янгын турында хәбәр итү системасы, янгын чыккан урынны табарга һәм кешеләрне эвакуацияләүне үз вакытында оештырыга ярдәм итте”, - диелә хәбәрдә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын турында хәбәр җирле вакыт буенча 9.16 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 7.16 сәгать) килгән. Янгын 14 минут эчендә сүндерелә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, өченче каттагы бер кафеның вентиляция шахтасында җыелган май катламнары янып киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot