news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта сәүдә үзәгендә төтен таралу сәбәпле меңләп кеше эвакуацияләнгән

Төтен беренче каттагы кибетләрнең берсендә плитәдә ризык яну аркасында таралган.

(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Екатеринбургта сәүдә-күңел ачу үзәгендә төтен таралу сәбәпле меңләп кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта төбәк МЧСы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Екатеринбургта 8 Март урамындагы күңел ачу үзәгеннән меңләп кеше чыгарылган. “Автомат янгын сигнализациясе төтенне сизеп, кешеләрне үз вакытында чыгарырга ярдәм итте”, - диелгән ведомство хәбәрендә.

МЧСта билгеләп үтүләренчә, төтен беренче каттагы кибетләрнең берсендә плитәдә ризык яну аркасында килеп чыккан. Зыян күрүчеләр юк, дип җиткергән ведомство коткаручылары.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot