news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Екатеринбургта Рус хоры татарча концерт бирде

^Екатеринбургта Рус хоры татарча концерт бирде

(Екатеринбург, 13 март, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Урал дәүләт университеты хоры инде биш елга якын эшләп килә. Күренекле сәнгать осталары җитәкләгән бу коллектив дүрт тавышка бик катлаулы әсәрләр башкара. Муса Җәлилнең 100 еллыгын билгеләп үтү буенча уздырылган чараларда, бар кешене дә гаҗәпкә калдырып, бер генә татар кешесе дә катнашмаган рус хоры татар телендә концерт куйды. Биредә нигездә Шамил Шәрифуллин әсәрләре яңгырады.

Хор җитәкчесе Александра Алексеевна Кузнецова әйтүенчә, татар телендә әсәрләр өйрәнү бик җиңел булмаган. “Безнең һәр репетициядә татар телен белүче кеше утырды, ул безне авазларны, иҗекләрне дөрсе әйтергә өйрәтте”, - диде Александра Алексеевна. Муса Җәлилгә багышланган чараларда татарча чыгыш ясау турындагы фикер безнең профессорыбыз Анна Григорьевна Литвина башына килде, диде ул.

Ни генә булмасын, Урал дәүдәт университеты хорының татар телендә берничә әсәр башкаруы тыңлаучылар өчен көтелмәгән күңелле хәл булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot