news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта «Россиядә ислам тарихы» дигән китап тәкъдим ителәчәк

Әлеге фәнни хезмәтнең авторы - Мәскәү ислам институты ректоры Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). 1 март көнне 15.00 сәгатьтә Екатеринбург шәһәренең Ельцин үзәге конференцияләр залында «История ислама в России» дигән китап тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Урал татарлары» сайты хәбәр итә.

Тәкъдим итү кичәсен әлеге фәнни хезмәтнең авторы - мөфти Равил Гайнетдиннең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир хәзрәт Мөхетдинов үткәрә.

Бу – ислам өлкәсендәге әйдәп баручы эксперт белән якыннан аралашу өчен менә дигән мөмкинлек, ди чараны оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot