news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Россия халыкларының мәдәни традицияләре турында фикер алыштылар

Чара Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән үткәрелде.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). 20 декабрьдә Свердловск өлкәсендә «Төбәкләрнең мәдәни-тарихи байлыгы буларак Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның традицияләр төрлелеге» конференция булды. Чара Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән үткәрелде. Бу хакта Свердловск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциядә Россиядә яшәүче халыкларның мәдәни традицияләрендә сакланган әхлакый һәм мәдәни юнәлешләргә бәйле мөһим проблемалар һәм аларның актуальлеге хакында фикер алыштылар. Чарада танылган галимнәр, мәдәният, сәясәт белгечләре, Уралның этник берләшмә вәкилләре, милли оешмалар эшчәнлегенә ярдәм итүче меценатлар, җирле берләшмә активистлары, Свердловск өлкәсе закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре чыгыш ясады.

Уралның төп халкы буларак, татарлар Свердловск өлкәсендә сан ягыннан икенче урында торган этнос санала, алар төбәкнең бөтен территориясендә диярлек яши. Төбәктә төрки чыгышлы топонимнар күп. Татарларның күп кенә мәдәни һәм көнкүреш традицияләре табигый рәвештә җирле төбәк контекстына үрелеп киткән һәм Уралда яшәүче башка халыкларның традицияләре һәм казанышлары кебек үк, уртак мәдәни байлык, төбәкнең үзенчәлегенә әверелгән.

Конференциядә катнашучылар шулай ук җәй ахырында Казанда Бөтендөнья татар конгрессы милли җыены тарафыннан кабул ителгән «Татар халкының үсеш стратегиясе» хакында да фикер алышты. Документ күп кенә сораулар уятса да, авторлар «Стратегия – ул формаль документ кына түгел, ә процесс» дип искәртә.

Конференция кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та бар иде. Кунаклар игътибарына шулай ук Екатеринбургның татар бистәсе буйлап экскурсия, Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сараенда оештырылган концерт тәкъдим ителде.

Бу Бөек Җиңүнең – 75 һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елына үзенә күрә бер нәтиҗә ясау да булды. Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендәге Халык иҗаты сараенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларны йомгаклау тантанасы булды. Кичәдә «Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара Берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медальләре дә тапшырылды, дип хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100