news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта өлкәннәр өчен бушлай татар теле курслары башлана

Каюм Насыйри институты Екатеринбургта өлкәннәр өчен бушлай татар теле курслары башлый. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Каюм Насыйри институты Екатеринбургта 2015 елда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге базасында ачылган һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының структур бүлекчәсе булып тора.

Курсларда татар халкының мәдәнияте һәм тарихы белән танышырга, грамматика нигезләрен үзләштерергә, төп сөйләшү темаларын өйрәнергә мөмкин булачак. Дәресләрне укытучы һәм методист Алинә Имадиева алып бара.

Яңа башлаучылар өчен төркем расписаниесе: 13 октябрь, сишәмбе, 18:00-19: 00.

Дәвам итүчеләр өчен төркем расписаниесе: 15 октябрь, пәнҗешәмбе, 18:00-19: 00.

news_right_1
news_right_2
news_bot