news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта өлеш әзерләү буенча мастер-класс узды

Узган шимбәдә Екатеринбургның Татар мәдәни үзәгендә өлеш әзерләү буенча мастер-класс узды. Шәһәр татарлары аралашу өчен генә түгел, үз халкының гастрономик традицияләренә кагылу өчен дә бергә җыелдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуның кульминациясе дегустация булды. Мичтән яңа гына алынган кайнар сый татар үлән чәе белән тулыландырылды, ә җылы атмосфера барлык катнашучыларны берләштерде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot