news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Муса Җәлил бюсты куелган аллея булдырылачак

Екатеринбург мэры Александр Высокинский Екатеринбург татар-башкорт җәмгыяте рәисе Сөфхәт Надыйровка шул фикерен белдерде.

Екатеринбургта Муса Җәлил бюсты куелган аллея булдырылачак
tatar-congress.org

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Екатеринбургта милли телдә язучы әдип һәм шагыйрьләрнең һәйкәлләрен үз эченә алган яңа аллея барлыкка киләчәк. Екатеринбург мэры Александр Высокинский кабул итү вакытында Екатеринбург татар-башкорт җәмгыяте рәисе Сөфхәт Надыйровка шулай дип белдерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Надыйров шәһәр башлыгыннан Екатеринбургта герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куюны, шулай ук бер урамга аның исемен бирүне сорады. Шәһәрнең бер бистәсендә шагыйрь исемендәге урам бар инде. Әмма ул, җәмгыять вәкилләре фикеренчә, бик еракта урнашкан һәм Муса Җәлил моннан күбрәккә дә лаек.

Ул шулай ук Александр Высокинскийдан бер урамга күренекле башкорт шагыйре Мостай Кәрим исемен бирү үтенече белән дә мөрәҗәгать итте.

Очрашуда катнашкан шәһәр Думасы депутаты Олег Хәбибуллин Муса Җәлил бюстын ясауны финансларга әзер икәнлеген белдерде. Шәһәр башлыгы фикеренчә, Халыклар дуслыгы скверында язучылар аллеясын булдыру отышлы булачак.

Очрашу нәтиҗәләре буенча шәһәр мэры Екатеринбургның Орджоникидзе районы башлыгы Роман Кравченкога Язучылар аллеясы концепциясен әзерләргә һәм аны 2020 елның июненә кадәр Баш архитектурага расларга тапшырырга кушты. Аллея 2021 елның язында ачылырга мөмкин.

Высокинский шулай ук ярдәмчеләреннән Муса Җәлил һәм Мостай Кәрим урамнары турындагы мәсьәләне урам атамаларын алыштыру комиссиясе каравына тәкъдим итәргә кушты, диелә хәбәрдә.


Халыклар дуслыгы скверы Уралмашта – Машина төзүчеләр метро станциясе янында урнашкан. Ул 2019 елның маенда ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100