news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасы була

Екатеринбургта Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасы була
tatur.tatarstan.ru

Ел саен 25 август көнне Татарстанда һәм аннан читтә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә. Свердловск өлкәсендә дә бу көнне җәлилчеләр истәлеген хөрмәтләячәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

25 августта көндезге сәгать 12.00 дә «Халыклар дуслыгы» скверында (Космонавтлар проспекты һәм Фронт бригадалары урамы киселешендә, «Машина төзүчеләр» метро станциясе) Муса Җәлил һәйкәле янында бөек татар шагыйре һәм аның көрәштәшләре истәлегенә чәчәкләр салу ештырыла.

Шунда ук герой-шагыйрьнең шигырьләрен укыячаклар. Оештыручылар ватандашларны Хәтер акциясендә катнашырга чакыра.

  • Муса Җәлил һәйкәле рәсми рәвештә 2021 елның 13 октябрендә Свердловск өлкәсендә татар мәдәнияте көннәрендә ачылган.
  • 79 ел элек, 25 август көнне, 12 сәгать 06 минуттан башлап, өч минутлык интервал белән, фашистларга каршы яшерен эш алып барган 11 татардан гыйбарәт төркем нацистлар тарафыннан Плетцензее төрмәсе гильотинасында җәзалап үтерелә. Алар — Гайнан Кормаш, Фуат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Аднашев, Сәлим Бохаров.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100