news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Муса Җәлил туган көненә багышланган бәйрәм була

15 февральдә Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 117 ел була. Екатеринбургта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк кую тантанасы традициягә әверелде.

Быел да Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге бөек шагыйрьнең туган көненә багышланган чара оештыра. Бу хакта Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Герой-шагыйрь үзенең исемен үлемсез әдәби иҗаты һәм хәрби батырлыгы белән мәңгеләштерде. Коточкыч җәзалаулар да, үлем куркынычы да шагыйрьнең телен тыя, аның какшамас холкын сындыра алмый», диелә хәбәрдә.

Тантанат 15 февральдә 12.00 сәгатьтә Космонавтлар проспектында Урал дәүләт педагогика университеты скверында Муса Җәлил сыны янында була.

Бөек шагыйрьнең шигырьләрен укырга теләүчеләрдән алдан язылу сорала.

«Тулырак мәгълүмат өчен 8922-199-19-66 телефоны (Рифат Рәшит улы) буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин», диелгән хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100