news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы булды

Бүген, 15 февральдә, татар шагыйре, Советлар Союзы Герое һәм СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил тууга 119 ел тулды. Екатеринбургта традицион рәвештә шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Герой-шагыйрь үзенең исемен бөек әдәби әсәрләре һәм хәрби батырлыгы белән мәңгеләштерде. Коточкыч җәзалаулар һәм үлем куркынычы шагыйрьгә язарга комачаулый да, аның сыгылмас холкын сындыра да алмады.

Екатеринбургта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы инде күркәм традициягә әйләнде. Быел да Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге өлкәнең татар иҗтимагый оешмалары белән берлектә бөек шагыйрьнең туган көненә багышланган чара оештырды.

Чарада катнашучылар татар һәм рус телләрендә шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Әсәрләрне укучылар арасында өлкән яшьтәге кешеләр дә, балалар да булды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot