news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салачаклар

25 августта Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен җәзалап үтерүгә 80 ел тула. Шул уңайдан, 25 августта 12.00 сәгатьтә Екатеринбург шәһәренең «Халыклар дуслыгы» скверындагы Муса Җәлил һәйкәле (Космонавтлар проспекты һәм Фронт бригадалары урамы чаты) янында чәчәкләр салу тантанасы була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Екатеринбургта татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл 2021 елның 13 октябрендә ачыла. Бюстның авторы – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган скульптор, Санкт-Петербург заманча сәнгатенең иң күренекле һәм актив вәкилләреннән берсе Винера Абдуллина.

«Теләгән һәркемне әлеге чарада катнашырга һәм җәлилчеләрне искә алырга чакырабыз», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100