news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Мостай Кәрим исемендәге урам барлыкка килде

Мостай Кәрим исемендәге урамнар Мәскәү, Алма-Ата, Казан, Уфа һәм Башкортстанның күп торак пунктларында бар.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Екатеринбургның бер урамына Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исеме бирелгән. Урал башкаласының Октябрь районындагы урамга исем бирү турындагы карарны Екатеринбург мэры Александр Высокинский имзалаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

«Екатеринбург шәһәренең Октябрь районында планлаштырылган „Истокский“ районы территориясендәге урамга Мостай Кәрим исемен бирергә», диелгән карарда

Мостай Кәрим урамы белән янәшә аның якын дусты, Кыргызстанның халык язучысы Чыңгыз Айтматов урамы да бар.

Мәскәү, Алма-Ата, Казан, Уфа һәм Башкортстанның күп торак пунктларында Мостай Кәрим исемендәге урамнар бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100