Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта Миңнеханов катнашында узачак «Иннопром» күргәзмәсе ачылды
Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсе башланды. Ул 6 июльдән 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан «Екатеринбург Экспо» үзәгендә узучы күргәзмәдә 30 компаниянең эшләнмәләре тәкъдим ителгән стендын урнаштырды. Татарстаннан «Иннопром»да якынча 170 кешедән торган рәсми делегация эшли. Алар арасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да бар, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Сәнәгать кластеры рәисе Сергей Майоров.
Бүген мәйданчыкта ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановны көтәләр. Форумның беренче көненә планлаштырылган эшлекле программада шулай ук РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның да катнашуы көтелә. Ул кичә Урал башкаласына килде. «Иннопром»да традицион рәвештә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов та катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз