Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта Җәмигъ мәчете төзү өчен урын билгеләнде
Орджоникидзе районында 8241 квадрат метр мәйданда Мөселман үзәге төзеләчәк.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Екатеринбург шәһәре хакимияте һәм Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) арасында Җәмигъ мәчете төзеләчәк җир кишәрлеген түләүсез файдалану турында килешү төзелгән. Бу хакта Россия мөселманнары дини җыены сайтында хәбәр ителә.
Мөфти Абдул хәзрәт Ашарин Орджоникидзе районында 8241 квадрат метр мәйданда җир кишәрлеген Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Җәмигъ мәчете керәчәк Мөселман үзәге төзү өчен түләүсез файдаланачагына рәсми рөхсәт булуны раслаган.
Үзәктә укыту-административ бина һәм хуҗалык-көнкүреш өчен билгеләнгән бүлмәләр дә булачак.
Барлык норматив-хокукый актлар буенча эшләр төгәлләнгәннән соң, Себер мөселманнары өчен әһәмиятле мөселман үзәген, анда Җәмигъ мәчете дә керәчәк, төзүгә керешергә мөмкин булачак, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз