Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта мэрны турыдан-туры сайламаячаклар
Хәзер Екатеринбург мэрын махсус комиссия тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан шәһәр Думасы депутатлары сайлаячак.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсе Закон чыгару җыены Екатеринбург башлыгын турыдан-туры сайлауны гамәлдән чыгару турындагы проектны кабул итте. Бу хакта, өлкә парламентына сылтама ясап, РИА «Новости» агентлыгы хәбәр итә.
«Проектны өч укылышта кабул иттек», - диде Закон чыгару җыены вәкиле.
Проектны 42 депутат хуплаган, дүртесе каршы булган, дип өстәде ул.
Хәзер закон проектын губернатор имзаларга тиеш, аннары ул, басылып чыгып, үз көченә керәчәк.
Проект авторы – төбәк губернаторы Евгений Куйвашев. Хәзер Екатеринбург мэрын махсус комиссия тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан шәһәр думасы депутатлары сайлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз