news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта «Мәдәни җыен» халык иҗаты фестивале була

26 августта Екатеринбург шәһәренең «Орджоникидзевский» мәдәният үзәгендә конкурс нигезендә «Мәдәни җыен» халык иҗаты фестивале уздырыла.

Фестивальдә Свердловск өлкәсе һәм Екатеринбург шәһәре татар үзешчән коллективлары катнаша ала. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗади коллективлар чыгышы программасы мәгънәләре һәм эчтәлеге буенча бербөтен булуы (солистларның аерым чыгышларыннан тормаска), фестивальнең исеменә һәм чараның тематикасына туры килүе шарт итеп куелган.

Чыгышның программасы гомуми дәвамлылыгы 15 минуттан да ким булмаган төрле жанрдагы әсәрләрдән торырга тиеш.

Һәр коллективта катнашучылар саны кимендә 6 кеше булырга тиеш.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны 20 августтан да соңга калмыйча 3714319@mail.ru электрон почта аша җибәрергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100