news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта Мәүлид бәйрәме уздырылачак

Анда Татарстан, Дагстан, Кыргызстаннан да катнашучылар көтелә

 (Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). 1 февраль көнне көндезге 3 тә Уралның авыр машина төзү Урал заводы Мәдәният йортында Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууына багышланган Мәүлид-ән-Нәби бәйрәме була.

Бәйрәм чарасында Екатеринбург, Чиләбе һәм Татарстан, Дагстан, Кыргызстаннан сәнгать әһелләре катнашу көтелә. Шулай ук комнан шоу, милли әдәбият һәм ислам атрибутикалары сәүдәсе, балалар өчен төрле бәйгеләр оештыру да ниятләнә. Хәләл кафе да эшләячәк, дип хәбәр итә “TatFiesta” сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot