news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта өлкә күләмендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узачак

Өлкә этабында җиңүчеләр – төбәк турында, ә анда җиңүчеләр Казанда халыкара олимпиадага катнашырга барачак.

Екатеринбургта өлкә күләмендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узачак
tatur.tatarstan.ru
(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). 1 февральдә Екатеринбург шәһәрендә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә татар теле һәм әдәбиятыннан өлкәкүләм олимпиада узачак, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.
 
Олимпиада Свердловск өлкәсе Гомуми һәм профессиональ белем бирү министрлыгы тарафыннан оештырыла. Шулай ук бу көнне биредә мари теленнән дә олимпиада үткәреләчәк.
 
Олимпиадада өлкә мәктәпләреннән 50 укучы катнашыр дип көтелә. Өлкә этабында җиңүчеләр 6-9 февральгә билгеләнгән төбәк турында көч сынашачак, ә анда җиңүчеләр Казанда халыкара олимпиадага катнашырга барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot