Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта «Күңел» кичәсе узачак
18 сентябрьдә Екатеринбургта «Күңел» исемле җылы иҗат кичәсе була. Чараны оештыручылар кунакларны җылылык атмосферасыннан ләззәтләнеп кенә калмыйча, программада тулы канлы катнашучы булырга да чакыра, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Кунакларны гитара һәм баянга кушылып тере музыка, авторлык шигырьләре, кыска хикәяләр һәм чәй табыны артында күңелле әңгәмәләр көтә.
Чара татар һәм башкорт диаспорасы вәкилләрен, шулай ук милли мәдәниятне яратучыларны берләштерү максатын тота. Сәхнәдә чыгыш ясарга теләүчеләр татар, башкорт яки рус телендә номерлар әзерли ала. Номерларның темасы ирекле — көз турындагы уйланулардан алып балачак хатирәләренә кадәр.
Оештыручылар өй атмосферасын тудырырга вәгъдә итә: кунаклар келәмнәргә урнашачак, традицион ризыклар (бавырсак, чәк-чәк) һәм катнашучылар алып килгән җиләк-җимеш белән чәй эчәчәк. Катнашу бушлай, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз