Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Екатеринбургта Корбан бәйрәменең соңгы көне балаларга багышланды
Екатеринбургта Корбан бәйрәменең соңгы көне балаларга багышланды
(Екатеринбург, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Узган шимбәдә Первоуральски мәчетендә иртәдән үк бәйрәмчә күтәренке рух хөкем сөрде. Корбан бәйрәменең өченче көне биредә балаларның шат авазы, күңелле, дәртле уеннар белән башланып китте. Свердлов өлкәсе мөселманнарының Казыят идарәсе олуг бәйрәмне бергәләп бәйрәм итәргә дип өлкәнең шәһәр һәм авылларыннан балалар чакырып китерде.
Идарә рәисе Данис хәзрәт Дәүләтов әйтүенчә, бирегә Рахмангул, Шәкүр, Кантуган, Әрәкәй авылларыннан, шулай ук Михайловски һәм Первоуральски шәһәрләреннән барысы 150 бала җыелган.
Рахмангул авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Сәмия ханым сөйләвенчә, мәктәп балалары арасыннан бирегә килергә теләүчеләр күп булса да, автобуска сыйганча, 25 кенә бала алып килә алганнар. Монда килү хокукына күбрәк кышкы каникулда семинарга йөргән балалар ия булган. Дини семинарлар турында сүз чыккач, Сәмия ханым Ислам динен өйрәнүнең балаларның тәртибенә, укуның сыйфаты яхшыруга бик уңай йогынты ясавын әйтеп үтте. “Әхлак дәресләрендә аларны укытучылар белән, әти-әниләр белән мөгамәләгә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтәләр, - ди ул. - Гомумән, балаларның тәртибе уңай якка бик үзгәрде. Ата-аналар да бик канәгать. Ялгыш тавышны күтәреп җибәреп, ахырдан гафу үтенү очраклары да бар. Аннан соң, Ислам дине кушканча, бишектән алып, кабер тактасына кадәр кеше белемгә омтылырга тиеш. Балаларның укуга мөнәсәбәте дә үзгәрә”.
Бәйрәм урамда шау-шулы, күңелле уеннардан башланып китте. Көрәк белән кар астыннан “хәзинә” эзләү дисеңме, капчык киеп йөгерү дисеңме – берсе дә калмады. Бит очлары алсуланып, күзләре ут булып янган балалар аннан соң мәчет эченә керделәр. Биредә дә аларны җитезлектә, тапкырлыкта сыный торган төрле уеннар көтә иде.
Шау-гөр килеп төрле уеннар уйнаганнан соң, барысы да бер булып өйлә намазына бастылар. Намаздан соң балаларга мөселман хатын-кызларының кием үрнәкләре күрсәтелде. Киемнәрне Первоуральски мәчетенә гел булышып тора торган “Ауразия” фонды хисабына теккәннәр. Яшь мөслимәләр әлеге кием үрнәкләрен бик килештереп, матур итеп күрсәтә дә белде.
Аннан соң барысын да табын янына, корбан ашыннан авыз итәргә чакырдылар.
Бәйрәм кичәсе дини викторина белән тәмамланды. Ислам диненә багышланган сорауларга җавап бирү ярышларында балалар үзләрен күп яктан белемле итеп танытты. Тапкырлык буенча мәктәпләр арасындагы ярышта Рахмангул авылы балалары җиңеп чыкты. Викторинада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан соң, тагын шулай очрашып торырга сүз куешып, хуҗалар кунакларны озатып калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз