news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта Казан татарлары күн мозаикасы сәнгатенә багышланган күргәзмә эшли башлады

Екатеринбургта Казан татарлары күн мозаикасы сәнгатенә багышланган күргәзмә эшли башлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Екатеринбургтагы Поклевский-Козелл йорты музей-күргәзмә үзәгендә Татарстан Милли музееның «Күн мозаикасы сәнгате» исемле күргәзмәсе ачылды. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «еka.tatar – Екатеринбург татарлары» төркеме хәбәр итә.

Экспозиция Казан татарларының милли һөнәренә – дөньяның төрле почмакларында танылган чигүле күн итек ясау сәнгатенә багышланган. Күргәзмә проекты Татарстанның төп музеендагы иң зур күн мозаикасы коллекциясенең байлыгын һәм төрлелеген күрсәтә.

Гасырлар дәвамында Казан осталары хуш исле йомшак күнне эшкәртү серләрен буыннан-буынга тапшырып килгән, ә итекчеләр аяк киеме тегү һөнәрен халык орнаменты хәзинәсен саклаучы мираска әйләндергән. Бары тик кулдан гына башкарыла торган уникаль казан (яки татар) чигүе техникасы күп еллар узса да үзгәрмәгән. Моны күнчеләрнең, аяк киеме осталарының һәм чигүчеләрнең күргәзмәдә тәкъдим ителгән кораллары, эшләнмә үрнәкләре раслый.

Күргәзмә 2026 елның 8 ноябренә кадәр эшләячәк.

Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «еka.tatar – Екатеринбург татарлары» төркеме

news_right_1
news_right_2
news_bot